На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гүзәл Уразова ун елга беренче тапкыр театрга барган

Җырчы Рифат Зарипов, Камал театрына баргач, сәхнәдәш дусты Гүзәл Уразованы очраткан.

«Матур итеп спектакль карап утыра идем. Берзаман бөтен кеше, өерелеп, карточка төшәргә бара башлады. Мине узып китеп кем белән төшәләр икән, дисәм, Гүзәл Уразова утыра икән», – дип, җырчыны үзенең социаль челтәрләрендә күрсәтә Рифат.

«Әйе, матур итеп спектакль карап утырабыз, – дип кушыла аңа Гүзәл. – «Ситса туй»га килдем. Бер 10 ел спектакль караганым юк иде», – дип, театрларга йөрмәгәнлеген дә яшереп тормый.

«Менә шул сорауны бирмәкче идем. Айда 30 көн, ә син 45 көн концерт куясың. Спектакльгә дә йөрергә ничек вакыт табасың?» – дип сорый аннан Рифат.

«Бик барасым килгән иде. Дус кызым Рәмзия «әйдә, барыйк әле, билетларым бар» дигәч, көне дә туры килде, дип ризалаштым», – ди Гүзәл

«Аллаһка шөкер, күрештек. Әле тагын кайда очрашыр идек», – дип, шәп спектакльгә эләккәннәренә генә түгел, күңелле очрашуга да сөенешкән ике артист.

 

Ссылка на первоисточник
наверх