Бүген Һиндстанда Boeing 787 Dreamliner самолеты һәлакәткә очрады. Фаҗигадә 290дан артык кеше үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Һиндстанның көнбатышында Ахмадабад аэропорты янында Boeing 787 Dreamliner самолеты табиблар өчен тулай торак бинасы өстенә төшкән. Бортта 242 кеше, аларның 13е балалар, 2 пилот, 10 бортпроводник була.
60 мәетне тапканнар инде. Матбугат чаралары 1 кеше исән калуын хәбәр итте.Коткару эшләре әле дәвам итә. Хәзерге вакытта хәрабәләрне актаралар.
Самолет Лондонга оча торган була. Мумбаи шәһәрендә Россия Консуллыгы белешмәсе буенча, самолетта Россия кешеләре булмаган, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии