На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Бархатцыларны ыргыта күрмәгез!» – Файдасы күп, тычканнар белән куяннарны да куалый

Бархатцы чәчәкләре бакчаны матурлап кына калмый, алар бик файдалы да. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Бархатцы куакларын көзен ташламагыз, тамырлары белән бергә ваклагыз. Барлыкка килгән массаны туфракка сибеп, казыгыз. Бу – бакча җиләге, суган, помидор, кишер, кәбестә, сарымсак өчен бик файдалы.

Төрле авырулар һәм корткычлар белән көрәшергә ярдәм итә.

Бархатцы – бакча җиләге үстерүдә чын ярдәмче. Алар нематода, фузариоз, антракноз, тамыр черүгә каршы булыша. Җиләк түтәлләрендә туфракка вакланган бархатцыларны салып чыгыгыз. Җиләк утыртканда бу массаны чокырга салыгыз.

Бу чәчәкләр компост өчен дә файдалы. Вакланган бархатцыны компост чокырына салып, өстенә былтырга компостны каплагыз.

Туфрак өчен бархатцы тамырлары да файдалы. Өстен кисеп, тамырларын калдырсаң, алар микроэлементлар һәм дым саклау өчен әйбәт, һава циркуляциясен арттыра.

Бархатцы куаклары – кышка шәп җылыткыч, дымны саклый, корткычларны куалый, шул исәптән тычканнар белән куяннарны да, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх