На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Самарада бик бай әби ярты миллиардыннан колак каккан, ул моны халыкка чыгарырга теләми

Самара өлкәсе Үсеш корпорациясенең элеккеге башлыгын мошенниклар алдаган, алар пенсионерның ярты миллиард сумга якын диярлек акчасын үзләштергән. Пенсионер рекордлы суммадан колак каккан – 430 миллион сум.

«SHOT» каналы мәгълүматлары буенча, Самарада яшәүче Ольга Серовага 71 яшь. «ВТБ» банкы офисларының берсендә ул 350 миллион сум һәм 800 мең доллар (79,8 миллион сум тирәсе) алган һәм телефоннан шалтыратучыларга биргән.

Ул җибәргән сумма – мошенниклар телефон аша урлаган иң эре суммаларның берсе.

Банк хезмәткәрләре гадәти булмаган бу хәлгә игътибар иткәннәр һәм берничә көн дәвамында клиентканы акчаларын алмаска күндерергә тырышканнар. Әмма бераздан аңа акчаларын бирергә мәҗбүр булганнар.

Серова үзе булган хәлне халыкка чыгарырга теләми, ул «SHOT» каналы хәбәрчесенә бу турыда сөйләүдән баш тарткан.

Ольга Серова – Самара өлкәсе Үсеш корпорациясенең элеккеге җитәкчесе һәм элеккеге губернатор Владимир Артяковның ярдәмчесе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх