
Без дәүләт театрларына шактый игътибар бирсәк тә, халык театрлары игътибардан читтә калып килә. Гәрчә, шушы халык театрлары авыл җирлегендә телне дә, мәдәниятне дә саклаучы булып торса да.
Таныш булыгыз: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева – 40 елдан артык авыл җирендә мәдәни тормыш булдырып яшәүче кешеләрнең берсе.
Ул тумышы белән Минзәлә районының Тулбай авылыннан,Тауасты Байлар авылына килен булып төшеп, шул авылның мәдәни тормышы белән яшәгән – авыл клубында сәнгать җитәкчесе дә, директор да булган. Үз вакытында Алабуга мәдәният көллиятен, аннары Казан мәдәният институтын тәмамлаган. «Нур» халык театры – аның иҗат җимеше.Әңгәмәбез, бер халык театры мисалында булса да, Татарстанда эшләп килгән халык театрларының эшчәнлеге һәм проблемалары турында.
Безнең мәдәният йортында халык театры да эшли, фольклор ансамбле дә бар. Бергәләп нәрсәләр генә уздырмадык! Урам бәйрәме, Гармунчылар бәйрәме – үткәрмәгән бер чара да калмады. Быел да Беренче көлтә бәйрәмен бергә үткәрдек. Ике бабайны кашевар (аш пешерүче) итеп куйдык. Өйдә кайнаткан шулпага умач уып, басуда пешердек, өйдә пешкән ипиләр алып бардык. Ул бәйрәмне ел саен үткәрәбез, комбайнчылар көтеп ала. Байрак һәм ташбака төшкән чыпта алып барабыз. Элек шулай иткәннәр – беренче булганга кызыл байрак бирелгән, артта калган бригадага ташбака төшкән киндер биргәннәр.

Беренче көлтә бәйрәме
Фото: © Гайниевларның шәхси архивыннан
Тауасты Байлар авылында халык театрының башлангычы балалар белән куя башлаган спектакльләргә барып тоташа. Мәктәптә балалар күп иде, 2001 елда алар белән Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан әсәрләрен куя башладык, Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятен куйганны яхшы хәтерлим.
Халык театрлары гөрләп эшли башлады бит инде ул вакытларда. Без дә өлкәннәр белән дә этюдлар эшли башладык. Шулай итеп үзешчән театр оешып китте. 2007 елда эшебезне республикада халык театрларының координаторы булган Камил абый Саттаров килеп карады да, безгә «Халык театры» исеме бирделәр.Хәзер авылда театр уйнарга кеше табуы кыенмы?
Әйе. Элек тә авыл кешесен тартуы авыррак иде. Алар бит хезмәт хакына йөрми, эштән соң килеп уйныйлар. Төрлечә кызыктырып карыйсың инде – эшебез шул. Кешенең ишеген ачып: «Фәлән сәгатькә кил», – дип кенә әйтә торган түгел, киләсең, өенә керәсең, «Эчең авыртмыймы, башың авыртмыймы? Ирең өйдәме, балаң кайттымы?» – дип хәлләрен сорашып берәр сәгать сөйләшеп утырганнан соң гына...
Апай утыра инде «бу нигә килде икән» дип...
Әйе. Шулай чакырыш инде. Кайбер кеше бер чакыруга килә, кайберсенә 2 рәт, 3 рәт, 4 рәт барасың. Бер абыйны гармун уйнарга алып килү өчен 100 тапкыр бардым. Берсендә малын караштым, ә ул, клубка кергәч, баянын күтәреп, кире кайтып китте. Кешеләрне шулай итеп җыйган чаклар булды. Бер килгәч, кеше кереп китә инде... Күңеле тартыла.

Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» драмасыннан күренеш
Фото: © Гайниевларның шәхси архивыннан
«Миңа төп роль кирәк, зур роль кирәк» дигән капризлар, «тегеңә зурракны бирдең» дигән интригалар юкмы?
Халык театрында юк андый әйберләр. Рольне бит аны кешенең холкына карап бүләсең. «Булдырам» дип торганнары да бар. Әйтелгән вакытка әзер булып торган кешеләр бар, 7гә чакырганда 8гә килә торганы да була, 9га килгәне дә... Әзерләнеп беткәч, клубка кермичә, кафега китеп баручылар да булды. Берәр ялгыш сүз әйтсәң, үпкәләп, капкасын бикләп, өендә яшеренеп утыручылар да бар. Төрле характердагы кешеләрне көйләп-чөйләп йөрибез инде. Бер хатынны бик көйләтә башлагач төшереп калдырган идем. «Куясызмы?» – дип, быел үзе язды. Әйбәт уйный инде үзе! Малае да уйнады, кызы да уйнады. Улы 7 нче класстан башлап уйнады, гитарада да, баянда да уйный иде. Теле бераз русчага тартым булса да бик оста инде. Казан театр училищесына килмәкче иде дә, ул елны курс җыйган Илдар Хәйруллин янына барып та караган иде, әмма аңлаша алмаганнар ахрысы, имтиханнарга бармады, Әлмәт нефть техникумында укый.
Халык театрында 15-20 ел уйнаган кешеләр бармы?
Хәзер юк. Беренче еллардан бирле уйнаган бер апа бар – Ләүсирә Ханова. Ул 2-3 җөмләле генә сүзе булса да, тып-тын гына үз вакытын көтеп утыра иде. Хәзер аяклары шешеп, өйдә генә тора. Бик оста инде: тегүче, чигүче, бәйли, мозаика белән картиналар ясый. Әкәмәт инде. Хәзер «эх» дип кызыгып ята. Хәлен белергә кереп йөрим, хәер бирәм. Күршедә умартачылар нәселеннән гармунчы Илгизәр Гатин бар. 4 ел уйный. Хәзер төп рольләрне аңа бирәм. Ирләр табуы читен бит. Директор малае Алмаз Габитов бик матур җырлый. Искитмәле. Җыры радиоларга да чыкты. Теләсә нинди рольне уйный ала.
Быел нәрсә куярга җыенасыз?
Әле уйламаган. Сугыш темасына булырмы... Май аенда Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повестеннән өзек алып, ярты сәгатьлек кенә спектакль куйган идек. Кинорежиссер Александр Далматов та кино төшергән икән ул әсәр буенча. Безнеке үзебезчә инде. Ә үткән сезонда Ркаил Зәйдулланың «Татарча өйләнү»ен алган идек.
Спектакль өчен декорация, костюмнар кирәк. Акчасыз спектакль чыгарып булмый. Ничек хәл итәсез ул якларын?
Акча? Үз кесәмнән инде.
Кесә бик зур кирәктер анда.
Безнең элеккеге кинобудка бар, бөтен иске-москы шунда тулган. Спектакль уйнаганда яки прозадан өзекләр куйганда, лапас түбәсеннән алама бишмәтләргә кадәр алып төшәбез. Чыбыркылар үрдек... Бер ясап куелган эскәмия, өстәлләр бар инде – алар кулланыла. Илнур (Кариев театры директоры Илнур Гайниев – Мөслимә Гайниеваның улы. – авт.) Минзәлә театрында эшләгәндә, театрдан костюмнар алып тора идек. Кирәк булганда кайбер декорация элементларын да бирделәр. Авылда оста куллы кешеләр бар: материалын керткәч, кирәк әйберне ясап бирәләр. Мәсәлән, Рәис абый булыша, күршедәге Фәрит тә ясап бирә сораган әйберне. Аның өчен генә районга барып соранып йөрмим... Ә чигәсе әйберләрне үзем чигәм.
Әнә, 2 оныгымның фольклор бәйрәмнәрендә кия торган чабаталары эленеп тора. Быел Беренче көлтә бәйрәменә бәләкәй оныгымны да альяпкычлар бәйләтеп, чабаталар киертеп алып бардым. Илнурны да 7 яшеннән шулай йөрттем, үзеннән сорап та тормадык. Ике хәрәкәт баса белсә, шуннан кереп китә инде бала...
Илнур дигәннән, аның Минзәлә театрына җитәкче булып кайтуын ничек кабул иттегез? Сөендегезме?
Юк, сөенмәдем. Нык борчылдым. «Кайтмаса ярар иде», – дип тордым. Чөнки бөтенләй башка дөнья ул театр. Минзәлә театры директоры булып Роберт Шәйхелович (Роберт Шәймәрданов 1992-2020 елларда Минзәлә театрын җитәкләде. авт.) эшләгән елларда анда болганчыклар да булып алды бит әле, театр беркайда да күренмичә, торгынлык та кичерде.
Ярар, билгеләделәр Илнурны. Әтисе үлеп киткән ел иде бит ул. Ялгызыма авыр чаклар иде – аның Минзәләгә кайтуы миңа плюс кына булды. Ярминкәдә бер ир-ат килде дә: «Улың Минзәлә театрына кайта икән. Әйт син аңа – кайтмасын, эшли алмый ул монда, «ашап» бетерәләр, яшь бит әле ул – ничек эшләсен! Бетә ул Минзәлә театры. Актанышта дәүләт театры ачыла», – диде. Мин бит беләм Илнурның тотынган эшен башкарып чыга аласын. Авыр булса да ерып чыга ул, бер тотынса. Монда кайткач авыр булды аңа. «Ничек эшләр микән», – дип борчылып тордым. Һәр коллективта төрле кеше була бит инде – таяк тыгучысы да булырга мөмкин.
Әле театр артисты Рәзилә апа Муллина да бер күргәч әйтте: «Илнур кайткач, син театрга бөтенләй йөрми башладың», – ди. «Бала эшләгән җирдә буталып йөрергә яратмыйм», – дидем. Мин буталып йөрсәм, аңа да читен, миңа да. Кереп китте, эшләде.
Яхшы, халык театры темасына кайтыйк. Халык театрлары җитәкчеләре үзара аралашасызмы?
Әйе. Безнең бит Мәдәният министрлыгы оештырган лабораторияләр дә була – безне Дәүләт театрларына җыялар. Быел, мәсәлән, Кариев театрына бардык, былтыр Түбән Кама театрына барган идек. Анда да әллә нәрсә алмыйсың инде, күрсәткән спектакльләрен карыйбыз. Кариев театрында «Тау битендә Сабантуй»ны караганыгыз булдымы икән? Андагы костюмнарга шаккатып кайттым. Спектакль беткәч, яннарына кереп, мөгезләренә кадәр карап чыктым. Мөгезләрне нәрсәдән ясаганнарын белештем – шул кызыксындырды. Ул лабораториядә Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов барысын да аңлатты инде, әмма, аны аңлап бетерү өчен, анда 3 көн утырырга кирәк.
Театрда әсәр табу проблемасы бар, дип беләм. Сез дә интегәсезме әсәр эзләп?
Андый проблема бар. Миндәге пьеса китапларының күплеге! Өй тулы, кабинет тулы! Концертлар өчен 15-20 минутлык өзекләр әзерлисе булганда, повестьларны да актарам: Мөхәммәт Мәһдиевне дә, Аяз Гыйләҗевны да карыйм. Ә спектакль өчен бөтенесен кат-кат укыйм. 2024 елда Гөлшат Зәйнашеваның «Тузган тораклар»ын куйдык – шуны эзләп таптым. Аны халык театрларыннан берәү дә куймаган икән. Фәлән еллар элек телефильм итеп куелган, һәм Наил Әюповлар уйнаган. Ул – бик күп сүзле әсәр, сүзләрен киметеп, үзебезгә җайлап, 1 сәгать 40 минутлык итеп эшләдек. Матур спектакль килеп чыкты. «Идел-йорт»ка шуны җибәрергәме икән, дип уйлап торам. Ркаил Зәйдулланың «Татарча өйләнү»ен дә куйган идек – анысы халык театрлары тарафыннан күп куелган булып чыкты.
Халык театрлары куйган спектакльләрне авторлар ничек кабул итә? Мәсәлән, кызыксынып килеп караучылар бармы?
Ярата торганнардыр инде. Бер елны «Көтү» пьесасын куйгач, авторы Булат Сәлахов үзе шалтыратып: «Апаем, сез минем әсәрне куйгансыз икән, тагын күрсәткәндә чакырырсыз әле мине», – диде. «Ярар», – дигән идем дә, яңадан үз сәхнәбездә куялмадык инде, авылларга гына йөрештердек. Бервакыт Данил Салихов белән күрешергә туры килгәч: «Минем пьесаларны куйганыгыз бармы?» – дип сорады. «Шуларны-шуларны куйдык», – дип санап чыктым. «Минем 8 китап чыкты бит, куегыз, бирәм», – дип киткән иде. Илнурны күреп, бер китабын биргән, әмма анысы миндә бар китап булып чыкты. Бүтәннәрен бирмәде әле.
Кыскасы, драматургия проблемасы бар, әсәрләр җитешми. Бигрәк тә үсмерләр өчен әсәрләр юк – анысы мәктәпләр өчен дә кирәк. Уйныйсы килгән яшьләр дә бар. Актанышлар, әнә, каяндыр табып, ятрак әсәрләр дә куялар. Халык театрларының күбесендә бер үк әсәрләр. Ниндидер әсәр тапсам, интернетны ачып карыйм – теге дә куйган, бу да куйган булып чыга. Шундый вакытта Гөлшат Зәйнашеваның бер дә куелмаган «Тузган торак» әсәре бик әйбәт булды.
Халык театрларына тагын нәрсә җитми? Алар яшәсен өчен ни кирәк?
Иң беренче чиратта әсәрләр кирәк – анысы әйтелде инде. Аннары катнашучысы кирәк. Авылда театрың бар икән – туган телең дә бетми. Шәһәрдән кайткан балага да «татарча сөйләш» дип тукып торабыз бит инде. Театр бит ул – телне саклый торган әйбер. Театры һәм мәктәбе булган авыл яши.
Мин хәзер 60та бит инде. Пенсиягә китәр вакытым җиткән, дип йөрим...
Сез 60тадыр да бит, ә дәвамчыгыз бармы? Сезнең арттан театр бетеп калмасмы?
Бетә. Бездә – Байларда – мин туктыйм икән, алып китүче булмас, дим.
Аның бетүе сезгә авыр булачак бит, димәк, йөргән кадәр йөрергә дә йөрергә инде.
Әйе. Тырышасың инде. Быел отпускада клубка бөтенләй бармадым. Югыйсә 41 ел буе отпускада, 2 көн өйдә торгач, клубка китә идем. Клубта йөзләгән гөл анда безнең. Яраннар гына да 18 төрле. Менә шулар белән хыялланып яши идем. Быел отпускада Казанда йөреп кайттым.
Клубыгыз әйбәтме? Халык йөриме?
Әйе. Ике катлы. Залы 240 урынлы. Спектакль чыгарганда зал тулы була, халык көтеп ала. Үз авылың кешесе үз авылына кадерле бит ул. Башка авыллардан да чакырып торалар. Безне кабул итмәгән авыллар да бар инде...
Халык театры, дигәч, Аманулланың «Әлепле әртисләре» комедиясе күз алдына килә.
Анда арттырылган булса да, нәкъ шулай инде. Озак еллар базарда әйбер саткан бер бабай хәзер театрыбызга шулкадәр кереп китте. Өйрәтеп тә булмый үзен, «үзем беләм» дип кенә тора. Туктатып булмый кайчакта. Берүзе уйнап чыга ала – тел байлыгы шәп. 20 ел базарда эшләвенең нәтиҗәсе инде бу: бер җөмләгә бишне куша, бик яратып уйный.
Көнләшеп, ирен, хатынын җибәрмәүчеләр бармы?
Юк андыйлар. Көнләшүче кеше булса, эшләп булмый. Элегрәк булды андый хәлләр. «Клубта нишләп ятасыз», – дип зарланучылар бар иде. Эшләмичә өйдә тора башлагач, фольклор ансамблендә йөрүче бер әбине ире чыгармый башлады. Ә Гөлшат апа матур җырлый. «Сыер савучы белән көтүче җыры»н матур җырлый. «Сез анда сәхнә артында нишләп ятканны кем белсен», – дип әйтә, ди. «Сиксәндәме?» – дим. Хәзер андый көнләшү юк...
Үзегез уйныйсызмы?
Кеше җитмәсә, уйныйм. Ләкин алай читен. Үзеңне читтән күрмисең бит.
Уйныйсы киләме?
Килә. Нык килә. Булсын иде бер режиссер, дим. Кеше чакыртсаң – акча түлисе була. «Тыңламасагыз, Минзәлә театрынннан берәрсен чакырам», – диештергәлим. «Беркем дә кирәк түгел», – диләр. Үзебез куеп чыгабыз инде…

Мөслисә Гайниева килене һәм оныклары белән
Фото: © Гайниевларның гаилә архивыннан
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии