На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Россиянең бер өлкәсендә йөкле мәктәп укучыларына 100 мең сум түләячәкләр

Орел өлкәсендә бала көткән мәктәп укучыларына 100 мең сум түләячәкләр. Бу хактагы указны 20 мартта өлкә губернаторы Андрей Клычков имзалаган, документ өлкә хөкүмәте сайтында басылып чыккан.

Бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум күләмендәге түләү хәзер йөклелек буенча исәпкә баскан мәктәп укучыларына да кагылачак.

Башта бу түләүләр бары тик йөкле студент кызларга гына каралган иде, әлеге карар 2024 елның декабрендә кабул ителгән. Хәзер исә документка үзгәрешләр кертелгән.

«Гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, югары белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә уку» формалары күрсәтелгән документта.

Моңа охшаш бер тапкыр бирелә торган түләүләрне быел башка төбәкләр дә кертте. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә студентларга 200 мең сумга кадәр түләү каралган. Саратов, Волгоград, Владимир, Түбән Новгород өлкәләрендә дә бала көткән студентларга 100 мең сум каралган.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх