Популяр блогерлар Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсендә куанычлы вакыйга. Алар өченче тапкыр әти-әни булганнар.
Рөстәм башта үзенең телеграм каналында тормыш иптәшенең тулгаклары башлануын хәбәр итте. «Башланды. Бәби тудыру йортына килдек. Индира һәм туачак сабыебыз өчен догада торсагыз иде», – дип язды ул.
Төнлә белән Нәбиевләрнең өченче сабыйлары дөньяга аваз салган. Рөстәм, гадәттәгечә, иң авыр вакытларында Индираның янәшәсендә булган, сабыйны да беренчеләрдән булып күргән. «Без хәзер 3 бала әти-әнисе» , – ди ул. Блогер үзенең хис-кичерешләрен дә яшереп тора алмый. Ул, хәтта, шатлыктан елап та җибәргән.
Нәбиевләр гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, бәхетле, тигез канатлы булсын!
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии