На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Танылган блогер татарча «гендер-пати» үткәргән

Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова икенче тапкыр әни булырга җыена. Ул татарча «гендер-пати» ясаган.

«Без – татар гаиләсе һәм әти-әниләр өчен татар гореф-гадәтләрен саклап гендер-пати оештырдык. Табында – каз, бишбармак, самавыр һәм гөбәдия.

..» – дип яза ул, видео куеп.

Яшь гаилә баланың җенесен дә гөбәдияне кискәч белгән. Дөгенең төсе буенча аларның кыз көтүе аңлашыла.

Блогер бу идеяне чынга ашырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдергән. Әлегә мондый «гендер-пати» интернет киңлекләрендә күренмәде, дип тә яза ул.

Алиянең ире Марат теш табибы булып эшли. Алар 1,5 яшьлек Тим исемле малай үстерәләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх