На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...
  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...

Руслан Кираметдинов: «Гаилә корырга ашыкмыйм»

Моннан берничә ел элек аерылган Руслан Кираметдинов әле тиз генә яңа гаилә корырга ашыкмаячагын турында әйткән. Җырчы бу юлы аек акыл белән уйлап өйләнергә җыена. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруыннан өзекне җырчыны туган көне белән котлап куйдылар.

Сине сәхнәдә буйдак дип игълан иттеләр.

Шулай да сорыйм әле - буйдакмы соң син?

Буйдак әле, буйдак.

Димәк, кызларның өметләре бар әле.

Бар, өметләре. Йөрәгем буш.

Ошаган кыз килеп чыкса, озак аралашып йөрергә планлаштырасыңмы, әллә инде тизрәк гаилә корырга уйлыйсыңмы?

Гаилә корырга ашыкмыйм. Бөтен әйберне акыл белән уйларга кирәк. Аннан мин хатын-кыз артыннан чаба торган кеше түгел. Аллаһы тәгалә ничек язган шулай булыр ул. Иртәгә нәрсә буласын да белмибез,- дигән җырчы.

«Йөрәгем буш» дисә дә, Руслан вакыт-вакыт социаль челтәрләргә серле кызлар белән төшкән фотоларын урнаштыра. Җырчының бик еш күренүче кызның Чаллы ТВ алып баручысы Лилия Гатина икенлеге ачыкланган иде. Ә менә соңгы фотоларындагы яшь кенә бер чибәркәйнең кем икәнлеген Руслан берничек тә шәрехләмәде.

  • «Бәхетемә көнләшмәгез»: Руслан Кираметдиновның шәхси тормышында зур яңалык
  • «Бик матурлар, сөбханалла!» – Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәткән?!

 

Ссылка на первоисточник
наверх