На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?

«Хозур дин турында» телеграм-каналында, күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме, дигән сорауга җавап чыкты.

Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.

Ләкин күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.

Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйбер тагу – «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән.

Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар. Ләкин күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51нче аяте укыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх