На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Фәнис Җиһаншага төн уртасында янаулар килгән

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша мошенниклар һөҗүменә дучар булган. Алар аннан 2 мең сум акча сорап, үзе турындагы шәхси мәгълүматларны интернетка чыгару белән куркытканнар.

«Төн уртасында хат килеп төште. «Сезнең почтаны, исем-фамилиягез, яшәү урыныгыз һәм паспорт мәгълүматларыгызны җибәреп, сезнең банк мәгълүматларыгызны сатуымны сораган кешенең кем икәнлеген әйтә алам.

Чөнки ул миңа, алдан килешкәнчә, акча күчермәде. 2 мең сумга аның кем булуы турында белешмә җибәрә алам», – диелгән. Мондый хәлдә нишләргә кирәк, кем белә?

«Дәвамы да килде», – дип яза артист.

«Иртәнгә кадәр көтәм дә, сезнең турыдагы мәгълүматларны төрле форумнарга таратам, сезнең исем-фамилия белән социаль челтәрләрдә сәхифәләр ясыйм», – дип янаган мошенниклар актерга.

«Беренчедән, гомумән җавап бирмәскә һәм әңгәмәгә кермәскә. Полициягә шалтыратырга була. Ул – аларның эше»;

«Ышанмагыз, бернинди акча күчермәгез. Алдау һәм ялган»;

«Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, вәт фантазия бу мошенникларда»;

«Мошенниклар акча эшләүнең төрле юлларын уйлап таба. Бөтен кешегә рәттән җибәрәләр. Бернинди серләрегезне белә торган кеше дә юк», – дип киңәшләр бирәләр артистка. «Мин дә шулай дип уйлыйм, рәхмәт», – дигән үзенә җавап язучыларга Фәнис Җиһанша.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх