На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хәния Фәрхинең гаиләсе аның «Гармунчыга» дигән җырын яшь җырчыга биргән

Хәния Фәрхинең «Гармунчыга» дигән җырын хәзер яшь җырчы Наилә Әүһәдиева башкарачак. Җырга хокукларны аңа мәрхүмә Хәния апа Фәрхинең тормыш иптәше Габдулхай Биктаһиров һәм кызлары Алсу биргән. Бу турыда Наилә Әүһәдиева социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Татар эстрадасының алиһәсе, якташым Хәния Фәрхинең җырын башкару минем өчен зур горурлык.

Хәния апа кебек башкара алмасам да, аның җырларын яшәтү максатында, аның якты истәлегенә багышлап, «Гармунчыга» җырын үз репертуарыма алдым.

Кабул итеп ал, тамашачым.

Бу җырны миңа башкарырга мөмкинлек биргән Габдулхай Абдулхан улына, Алсуга олы рәхмәтемне белдерәм.

Р. Һадиев көе, М. Кәбиров сүзләре, продюсер – Илдус Давлянов, баянда Руслан Мөхәммәдиев», – дип тәкъдим итте бу яңалыкны Наилә Әүһәдиева.

  • Фаҗигале төстә ирен югалткан җырчы Наилә Әүһәдиева: «Үз хәлемне үзем генә беләм»

Сүз уңаеннан, яшь җырчы Наилә Әүһәдиева тормышында бик зур югалту кичерде. Аның тормыш иптәше Рөстәм Минияров юл фаҗигасендә һәлак булды. Машина бәреп, баш миенә җитди зыян килгән гаилә башлыгы, 1 атна комада ятканнан соң, мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Наилә 2 айлык кызы Сөембикә белән тол калды.

  • «Үкереп елаттың...» – Наилә Әүһәдиева юл фаҗигасендә һәлак ире истәлегенә җыр яздырган

 

Ссылка на первоисточник
наверх