На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Украина Россия белән сөйләшүләр башларга әзер булуын белдерде

Украина президенты Владимир Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Россия белән «гадел сөйләшүләр» башларга әзер булуын белдергән. Бу хакта 24нче каналга сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Без гадел шартларда сөйләшүләргә әзер. Тотрыклы, гадел тынычлык китерә торган шартларда. Аларга Россия әзер түгел», – дигән ул.

2022 елда Украина Россиянең хәзерге президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрне тыйды. Быел 21 июльдә беренче тапкыр Украина президенты Россиянең хәзерге илбашы белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтте. Сөйләшүләргә әзер булу турында Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба да әйткән иде.

Мәскәү исә Украина җитәкчелегенең бу белдерүләренң «аңлаешсыз сигналлар» дип бәяли. Тышкы эшләр министры рәсми вәкиле Мария Захарова Зеленскийга ышанмавын әйтте.

Украина Зеленскийның «тынычлык формуласын» алга сөрә. Ул 2014 елга кадәр булган чикләрдән Россия гаскәрләрен чыгаруны күз алдында тота.

Россия президенты Путин июнь аенда үз шартларын җиткерде: ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән Украина гаскәрләрен чыгару, бу төбәкләрне һәм Кырымны Россиянеке дип тану, Украинаның нейтраль һәм атом-төш коралыннан азат булган статусы, санкцияләрне бетерү. Зеленский бу инициативаны ультиматум дип атаган иде.

Узган атнада Зеленский ВВСга интервьюсында конфликтны ел азагына кадәр тәмамлау һәм конфликт тәмамлангач президент вазифасыннан китәргә әзер булуын әйткән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх