На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Казанда хоккей матчы алдыннан рекорд куелды

Бүген «Ак Барс» – «Металлург» матчында кул кысышу буенча Россия рекорды куелды.

Казанның «Татнефть Арена» боз сараена килүчеләр уен алдыннан бергәләшеп кулга-кул тотынышып басты. Россиянең рекордлар китабы эксперты Юлия Пронина барысын күзәтте, видеога төшерде, һәм матчның беренче периоды ахырына нәтиҗә билгеле булды.

Кул кысышучылар саны 2742гә җиткән, Казанда рекорд куелды, элекке рекорд 961 кешенең кул кысышуыннан торган.

Бу – Континенталь хоккей лигасының яңа сезонының Казандагы беренче матчы булды, һәм ул рекорд белән башланды.

Рекорд куюда Казан командасы җанатарлары гына түгел, Магнитогорск шәһәреннән килүче җанатарлар да катнашты.

«Металлург» җанатары Владның әйтүенчә, алар 60-70 кеше бергәләп килгәннәр. Ул Казанда беренче тапкыр булуын һәм уеннан соң шәһәрне дә карап алырга теләгәнен әйтте.

Җанатарлар арасында гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Шулар арасында Фәнәс абый һәм аның оныклары. Уен алдыннан ул «Интертат» хәбәрчесенә өченче ел шулай «Ак Барс» матчларына йөрүләрен әйтте. Ул Казан командасы 3:2 исәбе белән җиңәчәк, дип фаразлаган иде. Исәп андый булмаса да, «Ак Барс» әлеге матчта отты.

Уен барышы турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

Матчтан соң матбугат конференциясендә «Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин сүзен татар телендә башлады. «Җанатарларга бик зур рәхмәт», – диде ул. Матбугат конференциясендә татарча яңгыраган сораулар да булды, әлегә ул аларга русча җавап бирде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх