На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Ана капиталы булган гаиләләр Казанда нинди фатир яки йорт сатып алырга мөмкин?

2025 елда ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнде. Шулай итеп, 1 бала өчен гаилә якынча 690,3 мең сум, ә 2 бала өчен якынча 912,2 мең алачак. 20 процент минималь башлангыч кертемне исәпкә алып, ана капиталы булган гаиләләр, яңа төзелештә 1 бала белән 3,5 млн сумга кадәр, яки, өстәмә кертемнәрсез, 2 бала белән 4,6 млн сумга кадәр фатир сатып алырга мөмкин.

«Яндекс Недвижимости» экспертлары «Татар-информ»га шундый нәтиҗәләр турында сөйләде.

Сервис тикшеренүе нигезендә, Казанда ана капиталы һәм ташламалы ипотека булган гаиләләр өчен яңа төзелгән фатирларны сайлау бик чикләнгән. Бу, кагыйдә буларак, студия яки 1 бүлмәле фатирлар. Процент нисбәтендә күрсәткеч 0,02 процент тәшкил итә.

2 балалы гаиләләр өчен вазгыять бераз яхшырак: ташламалы ипотека һәм ана капиталы бюджеты чикләрендә Казандагы яңа төзелгән йортларда фатирларның 2,5 проценты файдаланырлык. Өстәвенә, студияләр һәм 1 бүлмәле фатирлар тигез санда тәкъдим ителгән.

10 елга ипотека алучы 1 балалы һәм 690 мең сумлык ана капиталы булган гаилә өчен айлык түләү якынча 30 мең сум тәшкил итәчәк. 912 мең сумлык ана капиталын кулланган 2 балалы гаилә өчен түләү, сатып алына торган торакның потенциаль бәясе югарырак булганга (4,6 млн сум), 40 мең сумга кадәр үсәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх