На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Рәшитова: «Татарстанда талантлы яшьләр күп, аларны күрергә һәм күрсәтергә кирәк!»

Яшь журналист Гөлназ Рәшитованы «Болгар» радиосыннан ишетеп беләсездер. Хәзер исә ул талантлы, милли җанлы яшьләрне таныту максатыннан, радиоспектакль форматында «Элемтә» тапшыруын әзерли. Милләтнең киләчәге нәкъ шушы яшьләрдә, дип ышана ул. «Интертат» Гөлназ Рәшитова белән әңгәмә корды.

«Яшьләр белән олыларча сөйләштек»

– Гөлназ, сине яшьләр арасында Шәрык клубында, «ЯшьЛайн» проекты кысаларында, хәзер исә «Элемтә» тапшыруында күрергә, ишетергә туры килә.

Яшьләр белән аралашу, алар белән проектлар оештыру күңелеңә якын, шулай бит?

– Әйе, бик дөрес. 2023 елдан яшьләр белән актив эшли башладым. Ярты еллап әлеге идеяне ничек итеп чынга ашырып булуы турында уйлап йөрдем. Күзаллауларымны теркәп куйдым. Бу вакытта көллияттә укый идем, ә инде соңрак Татарстанның Мәдәни ресурс үзәге базасында проектны башлап җибәрергә булдым. Беренче мәлләрдә талантлы яшьләр белән кызыклы әңгәмәләрне видео форматта эшләп чыктым.

«Яшьләр белән эшләсәк, яхшы булыр иде. Сез моңа ничек карыйсыз?» – дигән тәкъдим белән чыктым. Үзәкнең директоры Алсу Мифтахова, директор урынбасары Эльвина Якуповага рәхмәтлемен. Алар тәкъдимне кабул итеп, каршы килмичә: «Бездә эшли аласың, яшьләр белән проектыңны алып бар», – диделәр. Бернинди чикләүләр куймадылар. Миңа иҗат өчен мәйданчык бирделәр.

Шулай итеп, 2023 елның сентябреннән «ЯшьЛайн» проекты старт алды. Сүз дә юк, җиңел булмады, чөнки бөтен эшне үзем башкардым, оператор, монтаж ясаучы кешеләрем дә юк иде. Видеоларның тышлыгын, тапшыруның анонсын, төшерү, монтажлау эшләрен – барысы да үземнең тырышлыгым.

Киләчәктә командамны булдырырга хыяллана идем. Сүз дә юк, аның өчен матди ярдәм кирәк. Татарстанның Мәдәни ресурс үзәге – дәүләт учреждениесе, шуңа өстәмә акчалата ярдәм каралмаган иде.

Иң мөһиме – проектым чынга ашты.

Яшьләр үзләре дә проектка кушылырга теләп, яза, кызыксына башлады. Әлбәттә, бүгенге көндә төрле газета-журналлар, «Шаян-ТВ» каналы бар, әлеге мәйданчыкларда да яшьләр белән әңгәмәләр үткәрәләр, ләкин «ЯшьЛайн» проектында без яшьләр белән олыларча сөйләштек. Беренче адымнарын ясый башлауларына карамастан, зур уңышларга ирешкән шәхесләр кебек, әңгәмәләр оештыра идек, иҗатлары белән таныша идек, гомумән, тамашачыларны яшьләр белән якыннанрак таныштырдык.

Бу проектым уңышлы килеп чыккандыр дип уйлыйм, чөнки беренче адымнар башланмаган булса, проектны зуррак дәрәҗәгә үстереп булмас иде, мөгаен.

«Марат Әхмәтов татар проектларын хуплап тора»

– Аңлавымча, «ЯшьЛайн» проекты хыялыңа бер адым булган, ә аннан соң?

– Ә аннан соң «Болгар» радиосында эшли башладым. Радионың аудиториясе – 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Кая килгәнемне белдем, ләкин җитәкчелеккә фикер-тәкъдимнәремне әйтмичә калмадым. Җитәкчелек тә яшьләр белән эшләгәнемне күрде, кызыксынып тордылар. «Болгар» радиосында да яшьләр белән проект эшлисем килә», – дидем. «Әйе, Гөлназ, уйларга кирәк», – дип җавап бирделәр. 1,5 еллап көттем. Соңыннан «Болгар» радиосының программалар директоры Резедә Нигъмәтуллина: «Марат Готыф улына проектларны тәкъдим итү мөмкинлеге бар, бәлки, синең идеяңне дә тәкъдим итеп карарбыз», – диде. «Тәкъдим итәбез, эшләп карыйбыз, берсүзсез», – дип ризалаштым.

Сул якта – Рөстәм Егоров, уң якта – Рәмис Габделхәев.

Фото: Гөлназ Рәшитованың шәхси архивы

Бу вакытта «ЯшьЛайн» проектының видео тапшырулары тәмам булган иде, чөнки бер тапшыру бер төрле форматта мәңге дәвам итә алмый. Үзгәртергә кирәк. Резедә Нигъмәтуллина һәм «Болгар» радиосы башкарма директоры Илфар Кәримов белән бергәләп проектны әзерләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка тәкъдим иттек.

Аңа рәхмәтлебез, чөнки ул татар проектларын хуплап тора. 2025 елның март ахырында «Болгар» радиосында «Элемтә» тапшыруы чыга башлады. Ул радиоспектакль форматында әзерләнә. Резедә Нигъмәтуллина, Илфар Кәримов, «ТНВ»ның генераль директоры Илшат Әминов һәм Марат Әхмәтовка зур рәхмәт. Алардан башка «Элемтә» тапшыруын булдыра алмас идек.

Австралиядән Илхан Татарстанда яшәүче Рәйхан белән таныша һәм...

– Радиоспектакль форматын сайлагансыз, ни өчен? Аңлавымча, сценарийларын да үзен язасың. Алып баручыларны ничек сайладың, кастинг оештырдыңмы әллә?

– Әгәр «ЯшьЛайн» проектының авторы, алып баручысы, редакторы мин булсам, «Элемтә» тапшыруының авторы – «Болгар» радиосы программалар директоры Резедә Нигъмәтуллина. Радиоспектакль форматын ул уйлап тапты. Ә мин әлеге тапшыруның администраторы, редакторы һәм сценарий язучысы булам. Интервью форматын төрлеләндереп, радиоспектакль буларак эшләргә карар кылдык. Чөнки интервьюлар сорау-җавапка кына кайтып кала. Радиоспектакль булгач, һәр чыгарылышка аерым сценарий язам, берсе икенчесенә охшамый. Мәсәлән, бүгенгә 17 сценарий әзер, һәм аларның барысы да төрле. Монда драматургия дә булырга тиеш, мин үземне көчле драматург дип әйтә алмыйм, әмма сценарийлар язылгач, димәк, нидер бар (елмая).

Сул якта – Искан һәм Айдар Хөсәенов, уң якта – Әлфинур Хисами.

Фото: Гөлназ Рәшитованың шәхси архивыннан

Проект 1 елга билгеләнгән. Һәр сценарий төрле булгач, ул кызыклы дип саныйм. Театральләштерелгән форматта бер темага таянабыз һәм шул ук вакытта радиотыңлаучыларны кунакларыбыз – талантлы яшьләр белән дә таныштырабыз.

Алып баручылар – Илхан һәм Рәйхан. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Рәйхан Габдуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин. Резедә Әхмәтовна белән, алып баручыларны кемнәрне куябыз дип, озаклап уйлап тормадык. Бер утыруда Артур белән Рәйханны күзалладык. Кастинглар үткәреп тормадык, һәм алар әлеге рольләргә 100 процент туры килде.

Егет белән кызның аралашуы бик кызыклы, алар төрле шаярулар да куллана, ягъни рәсми булмаган сөйләшү, аралашу бара. Гади тормышта ничек – тапшыруда да нәкъ шулай. Рәйхан – Татарстанда, Казанда яшәүче татар кызы. Рәйханның образы – мин дип әйтергә була, сценарий язганда үземне күзаллап язам. Илхан – Австралия татары. Имеш, кечкенә чагыннан әбисе белән үскән, һәм әбисе Илханга татар дөньясы, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләгән. Шуңа күрә ул хәзер татар мохитен, дөньясын ярата, ләкин Австралиядә аңа ул җитеп бетми. Һәм ул социаль челтәрләр аркылы Рәйхан белән таныша, элемтә аркылы Рәйхан аны татар мәдәнияте, Татарстанда булган чаралар һәм үзенең талантлы дуслары белән таныштыра.

Рәйхан белән Илханның аралашуын – видеоэлемтә яки телефоннан элемтәгә чыгуларын – барысын да күзаллап язам. Сценарий язгач, радиотыңлаучыларга җиткерер өчен, текстны тавышландырырга кирәк. Рәйхан белән Артур бу вазифаны да 100 процент яхшы башкара. Эшебездә тагын бер мөһим роль башкаручы – тавыш режиссеры, Татарстан балаларының «Дәү әнисе» – Әлфинур Хисами. Ул язмаларны җыя, фон музыкасын ясый һәм әлеге мохитне радио тыңлаучыларга җиткерә. Ә инде тавыш яздыру өчен «Болгар» радиосының радиовещание бүлеге җитәкчесе Дмитрий Комбаров җаваплы. Барысына да мин бик рәхмәтле.

Без – бик көчле команда, дип әйтә алам. Әгәр кешеләр эшләрен яратып, бирелеп эшлиләр икән, нәтиҗә дә сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә килеп чыга.

«Талантлы яшьләр шактый»: тапшыруга ничек эләгергә?

– Кунаклар да радиоспектакльдә катнашып, шул форматка туры китереп сөйләшәләрме? Кунакларга чикләр куясызмы? Кунаклар дигәннән, кемнәрне чакырасыз?

– «ЯшьЛайн» тапшыруында булган, шунда танышкан кунакларымны «Элемтә» тапшыруына да чакырам. Чөнки танышларыңның нинди икәнен беләсең, аларга туры китереп сценарий язуы да җиңел.

Нинди критерийларга карап кунакларны чакырасың, дип кызыксынучылар күп. Бу – бик гади: ничек тоям, күңелем ничек куша, шул кешеләрне чакырам. Теләсә кемне чакырмыйм. Мәсәлән, хәзер әйләнә-тирәмдә берничә талантлы музыкант, җырчы, шагыйрь бар. Бу төркем арта, исемлек зурая, чөнки яңа кешеләр белән дә танышам, талантлы яшьләр шактый, Аллаһка шөкер.

Илнар Шәрәфетдин белән

Фото: Гөлназ Рәшитованың шәхси архивыннан

Тапшыруда инде «Татар моңы» халыкара конкурсы лауреаты, «Риваять» этно-төркеме солисты, яшь җырчы Рәмис Габделхәев, виртуоз баянчылар Айбулат Харисов һәм Дәниф Сафиуллин, скрипкачы Зилә Гайнуллина, балерина Камилә Галиева, язучы Айгөл Фәттахова, музыкант-мультиинструменталист, мөгаллим, шагыйрь, композитор Ильяс Фәрхуллин, автор-башкаручы Искан, саунд-продюсер, аранжировщик Айдар Хөсәенов (Aydar) һәм башкалар булып өлгерде.

Нинди генә чара булмасын, танышларым һәрвакыт әзер тора. «Гөлназ, чакыр гына, без әзер», – диләр. Яңа кунаклар, дигәннән, үзләре белешеп язганнары да шактый: «Шундый тапшыру турында беләбез, анда ничегрәк эләгергә микән?» – диләр. Алга таба аларның иҗаты белән якыннан танышам, «бу – затлы, талантлы кеше икән» дип күңелем сизә, һәм аны әлеге тапшыруда ишеттерергә кирәк, дип саныйм икән, мин ул кешене чакырам.

Бу – радиоспектакль, монда рәсмилек юк, дип әйтәм. «Рәйхан белән Илхан – синең яшьтәшләрең, дусларың дип күзаллап аралашасың» – кунак булып килүче кешегә шулай аңлатам. Бу очракта аларга рәхәт, җиңел булып китә. Ничек бар, үзләре булып аралашалар. Рольләргә кермиләр. Төп рольне Рәйхан белән Илхан алып бара. Ә инде яшьләребез иҗатлары белән таныштырып, радиотыңлаучыларга үзләре турында сөйли.

«Бүгенге яшьләр киләчәктә зур үрләр яулаячак!»

– Танышларың, дусларың арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Радиоспектакль аша үзләре белән ничек таныштыралар? Әйтик, биюче булса, биеп күрсәтә алмый бит, ничек итеп яраклашырга туры килә?

– Ул кеше театр белән тыгыз бәйләнештә икән, без аны җырлата, шигырь яки берәр рольдән өзекне сөйләтә алабыз. Әйтик, Илхан татар спектаклен карап утыра икән, Рәйхан аңа шалтырата да, алар спектакль турында сөйләшә башлый. «Беренче театр», театр тарихына да кагылалар. Аннан соң Рәйхан: «Илхан, бер дустым белән танышасың киләме, ул бит театрда уйный», – дип әйтә һәм кунагыбызны тәкъдим итәбез. Кунагыбыз биюче икән, биеп күрсәтә алмый, әмма ул тулаем үзе һәм уңышлары турында сөйли.

Әлеге сценарий радиотыңлаучыларны кунак белән тулаем таныштыра. Минемчә, радиотыңлаучылар игътибар белән тыңласалар, яшьләребезнең никадәр талантлы икәнен аңлаячак.

Тамашачылар җиңелчә форматка ияләшкән. Театрларда да уйландыра торган спектакль куялар икән: «Җиңелчә әйбер куеп булмый идемени?» – диләр. Кеше уйларга, уйланырга яратмый. Ә «Болгар» радиосы ешлыкларында чыга торган «Элемтә» тапшыруы – бик мөһим проект. Чөнки бүгенге көндә әлеге яшьләребез беренче адымнарын гына ясаса да (кайберләре инде зур уңышларга ирешкән), киләчәктә, 10-15 елдан соң, алар зур үрләр яулап, мактаулы исемнәргә лаек булачак. Әйткән иде, диярсең!

Баштан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова чоры булса, аннан соң Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Габделфәт Сафиннар килә, хәзер исә Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар. Менә алардан соң килә торган буын – ул без эшли торган яшьләр. Шул исәптән, «Болгар» радиосында кунакта булган яшьләр!

«Сценарий язганда һәр кунакка яңадан гашыйк булам»

– Һәр башланган әйбернең азагы була. Проектның киләчәге турында да уйлангансыңдыр.

– «Болгар» радиосы җитәкчелеге белән дә сөйләштек: әлеге проект ел азагында тәмамланачак. Яңа елда яңа форматта проектлар тәкъдим итәрбез, яшьләр белән араларны өзмичә, аларны танытуны дәвам итәргә ниятлим.

Кайтавазлар килә, социаль челтәрләрдә дә комментарийлар җыела. «Тапшыру бик кызыклы, «эләктереп ала торган», – диләр. Чөнки «Болгар» радиосында андый әйбернең булганы юк. «Болгар» радиосы тарихында беренче тапкыр эфирда яшьләр белән тапшыру яңгырый.

Тапшыруга республикадан төрле кунаклар килә. Мәсәлән, күп кешеләргә таныш яшь җырчы Рөстәм Егоров белән эшләп алдык, тумышы белән ул – Удмуртия башкаласы Ижау шәһәреннән. Шулай ук, Татарстанда милләт өчен, татар мәдәнияте өчен хезмәт итә. Күптән түгел тапшыруга Башкортстаннан блогер, музыкант Илнар Шәрәфетдинов килде. Ул 5 телдә җырлар башкарды, «Болгар» радиосы тарихында бу – беренче тапкыр! Уйлап карагыз, тапшыру өчен генә Башкортстаннан интервью өчен килде бит ул.

Яшьләргә, кунакларга – барчасына зур рәхмәт, чөнки алар безне хөрмәт итеп килә. Тапшыру һәр шимбә 16.25 сәгатьтә «Болгар» радиосында чыга, ул 10-15 минут бара. Язмалар «Болгар» радиосының социаль челтәрләрендә сакланып кала. Еракта яшәүче кешеләрне тапшыруга чакыруы кыен, әгәр дә алар үзләре теләк белдереп килә икән, без шат кына булабыз.

Һәр тапшыру кунагын яратам, хөрмәт итәм. Сценарий язганда һәрберсенә яңадан гашыйк булам. Таныш булсак та, тапшыруга әзерләнгәндә иҗаты, эчке дөньясы белән якыннан танышам. Тапшыруда булган кешеләр миңа яңа яктан ачыла.

2023 елда «ЯшьЛайн» тапшыруында танышкан булсак, бүген дә төрле проектлар кысаларында бергә эшлибез. Мин аларга нинди дә булса идея-тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсәм, мине хуплаячакларын, теләктәшлек белдерәчәкләрен беләм. Шуңа да мин яшьләргә рәхмәтле, киләчәктә дә бергә, бердәм булып эшләрбез дип уйлыйм.

«Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар»

– «Болгар» радиосында эшләгәч, танылган кешеләр, җырчылар белән эшли аласың, үзеңә дә исемеңне булдыра алыр идең, танылырга җиңелрәк булыр иде, дип әйтүчеләр юк түгелдер.

– Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Бик отышлы! Татарстан Республикасында талантлы яшьләр бик күп, аларны күрергә һәм күрсәтергә генә кирәк. 2023 елда башлап җибәргән проектның дәвамы булды, хыялым чынга ашты, дип әйтә алам. Яшьләр белән эшләү мөһим, чөнки Татарстанда милләт, мәдәният һәм киләчәк өчен эшли торган талантлар бар. Әйтик, Рөстәм Егоров бүгенге көндә ретро-җырларны яңартырга, җырлар онытылмасын өчен аларны тупларга, башкарырга, тамашачыларга җиткерергә тырыша. Бу бит – зур эш! Кемгәдер – 16, кемгәдер 27 яшь... Шулай булуга карамастан, алар милләтнең киләчәге өчен борчылып, хәзер үк зур эшләр башкаралар. Бүгенге көндә аларның зур уңышлары булгач, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешерләр дип өметләнәм.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх