На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Кара җимешле тәмле торт рецепты

Аш-су блогеры Мәрьям Миннегуловадан тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез.

Өй температурасындагы 72 процентлы 75 грамм атланмайны 1 стакан тулар-тулмас шикәр комы белән күпертеп алырга, шуңа 2 күпертелгән йомырка кушарга һәм болгатырга. Аннары 50 грамм каймак, 1 стаканнан артык он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч өстәргә.

Яраткан кеше йөзем куша ала.

Пешеп чыккач, суынгач, кырыен кисеп алып, духовкада киселгән кырыйларны уалап, табага салып кыздырып алырга кирәк. Аннары бисквитны икегә бүләргә. Крем ягарга, өстенә дә крем сылап, коржның валчыкларын сибәргә.

Крем өчен 200 грамм кара җимешне иттарткычтан чыгарырга, 250 грамм каймак, ярты стакан шикәр комы кушарга.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх