На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Еллар буена кылган догалар җавапсыз калу нәрсә аңлата?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында кабул ителмәгән догаларның язмышы турында аңлатты.

«Кайчакта догаларыбыз, күпме кылсак та, еллар буена җавапсыз кала бирә, әмма алар хакында, кабул булмады, дип әйтү дөресме икән?

Эш шунда: кайбер догалар бу дөньяда кабул кылынмыйча, Ахирәткә калдырыла.

Бу догалар хакында хәдисләрдә болай дип әйтелә: «Кеше кабердән кубарылып Аллаһ каршына килгәч, тау кадәр өелгән зур саваплар күрәчәк һәм:

– Йә Раббым, мин бит әллә нәрсә эшләмәдем дә, бу саваплар каян килгән?

– дип сорар.

Аңа:

– Бу синең дөньяда кабул кылынмаган догаларың, – дип әйтерләр.

Һәм ул:

– Раббым, бөтен догаларымны да кабул итмичә Ахирәткә күчергән булсаң иде, – дип әйтер».

Чынлыкта без үзебез өчен нәрсә хәерлерәк булуын белмибез! Шуңа да беркайчан да дога кылудан туктарга һәм өметне өзәргә ярамый.

Дога – ул гыйбадәт. Ә гыйбадәт өчен әҗер-савапны Аллаһ Үзе бирә. Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, хәерле көннәр, атналар теләп калам!» – дип яза хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
наверх