На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Өй тирәсендә талпаннар булуын ничек белергә?

Биолог Григорий Оленев өй тирәсендә талпаннар барлыгын ачыклый торган гади ысул киңәш итә. Бу хакта Е1.RU сайты яза.

Биолог сүзләренчә, талпаннар май, июнь һәм июль айларында аеруча актив була. Августта һәм сентябрьдә аларның активлыгы кими. Әгәр урамда иркендә йөри торган эт һәм песиләрегез бар икән, үзегезнең өй тирәсендә дә талпан эләктерү куркынычы күпкә зуррак.

Хайваннар булмаса, яки булып та урамга чыкмаса, куркыныч аз, әмма бөтенләй юк түгел. Чөнки күршедә эт булса, ул да сезнең урамга талпан ияртеп кайтырга мөмкин.

«Коры һава торышы булган көнне 1 – 1,5 метрлы тастымал алырга («вафля» тукымалы») һәм аның бер башын таякка бәйләргә һәм үлән өстеннән йөртеп чыгарга кирәк. Иң яхшысы бер урыннан берничә тапкыр үтәргә кирәк. тастымалны җиргә тиярлек итеп таякка яхшылап бәйләү бик мөһим. Үлән өстеннән шулай берничә мәртәбә узарга кирәк, әгәр сезнең өй тирәсендә талпан бар икән, алар шушы тастымалга эләгәчәк», – дип аңлаткан эксперт.

Бер төстәге, аксыл яки ап-ак тастымал куллану яхшы. Өй тирәсендә талпан табылган очракта, дезинсекторлар чакыртып махсус эшкәртү уздырырга кирәк.

«Әгәр тастымал белән үлән өсләрен йөреп чыкканнан соң талпаннар булмаса, өй тирәсен эшкәртергә кирәкми. Талпаннардан эшкәртүнең табигать өчен зыяны бар – файдалы бөҗәкләр, кошлар үләргә мөмкин», – дип кисәтә белгеч.

Химик матдәләр паразитның тәненә үтеп керә, аның нерв системасын параличлый. Талпаннар тиз үлә, матдәләр берничә көн тәэсир итә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх