На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Данир Сабировның мунчасында аздан гына янгын чыкмый калган

Данир Сабировның мунчасында аздан гына янгын чыкмыйча калган. Ярый, тәҗрибәле электрик вакытында килеп, кыска ялганыш урынын көйләргә өлгергән.

«Әле генә мәчеттән чыктым, дуслар. Кичә якты вакытта мунча яктым. Әмма кич белән автомат атты, ут булмады. Без инде мунча үпкәләмәсен дип, шәмнәр, фонарьләр белән барыбер кердек.

Ә бүген мәчеттән чыгуыма, электрик миңа видеохәбәр җибәргән. Бер кабель төтенләп ята, кыска ялганыш. Күршедә булган хәлләрдән соң күңел әле дә тыныч түгел. Ярый вакытында күреп өлгердек», – дип Аллаһка шөкер иткән артист.

Узган ел шушы вакытта Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның хуҗалыгында янгын чыгып, йорты һәм гараждагы 2 машинасы янып беткән иде. Ул бер мизгелдә гомер буе җыйган малыннан колак какты. Миләүшә һәм Данир Сабировлар терәлеп торган күршеләренә ярдәм итәргә алынды һәм акча җыю турында игълан итте. Халыкта аларга кушылып, бәлага тарыган Ирек абыйга ярдәм кулы сузды. Җыелган акчаларга Ирек абыйга йорт салып бирделәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх