На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Искиткеч кеше иде!» – Өй янында чәчәк утыртып йөрүче хатынны машина таптаган

Вологдадан 74 яшьлек Валентина З. өчен бу фаҗигале көн гадәти башлана. Ул активист була, үзе яши торган күп фатирлы йортны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Фаҗига буласы көнне дә подъезд янына чәчәкләр утыртырга чыга. Нәкъ менә шул вакытта «Киа Рио» руле артындагы кыз идарәне югалта, клумбага килеп бәрелә, койманы вата һәм Валентина Ивановна өстенә килеп керә.

Җәрәхәтләр бик җитди була, аны коткара алмыйлар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Йортта яшәүчеләр булган хәлгә һаман да ышана алмый. «Махсус тырышкан очракта да, мондый маневрны ясап булмый бит», – ди алар.

«Ул анда ничек менә алган? Исерек кебек», – дип язган Мария С.

Машинаның арткы тәрәзәсенә туфли формасында билге ябыштырылган. Руль артында чыннан 27 яшьлек кыз булган.

Авария урынына «ашыгыч ярдәм» һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртканнар. Табиблар тырышлыгына карамастан, хатын-кызны коткара алмаганнар.

Хәзер тикшерү эше бара. Руль артындагы кыз тормоз педале урынына газга баскан, дип фаразлана.

Валентина Ивановнаны 19 июньдә җирләгәннәр.

«Искиткеч кеше иде! Бик ачык йөзле, белемле хатын иде! Гел елмаеп кына тора иде! Бик кызганыч, авыр туфрагы җиңел булсын!» – дип язган Полина С.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх