На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Авыл блогеры Равил Закиров: «Ай саен 65 мең сум ипотека түлим»

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге «ТНВ Татарча» төркемендә Әбри Хәбриев алып бара торган «Ә син?» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Анда, кунак буларак, Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер 26 яшьлек Равил Закиров чакырылган.

«Бүгенге көндә, кызлар, ачуланмагыз, кияүгә чыкмаган кызлар турында әйтәм.

Бик күп кенә кызлар егетнең кереме белән кызыксына. Бу – чынбарлык. Бәлки, керемеңне әйтеп китәрсең. «Авылда яши торган егет нәрсә бирә ала инде», – дип уйлыйдыр кызлар. Тормышы да шуңа этәрә», – дип сорады Әбри Хәбриев.

«Бүгенге көндә төгәл керемемне әйтә алмыйм. Ай саен 65 мең ипотека, 10 мең «квартплата» түләргә акча бар. Кергән һәрбер акчаны мин үземнең проектларыма җибәреп барам – аппаратура, реклама алам. Шул ук вакытта җырлар да яздырам. Хәзер бер җырга да 100 мең кирәк, әле ротация бар. Үземә кирәк-яракка тотарга акча җитә, әле берәр кыз белән йөри башласам, аның мәнфәгатьләрен кайгыртырга да акча җитәчәк, дип уйлыйм», – дип сөйләгән Равил.

Хәзер инде блогерның сөйгәне белән аралары җайлануы һәм аның тәкъдим ясавы да билгеле. Әлегә Равил кәләшнең исемен әйтми һәм фотоларда йөзен күрсәтми.

 

Ссылка на первоисточник
наверх