На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Рамил Галимҗанов: «4 малай үстерәбез!»

Җырчы Рамил Галимҗанов Мамадыш районының Түбән Сон авылы Сабан туена килгән иде. Җыр белән җыр арасында, артистка берничә сорау бирергә өлгердем.

Рамил, сезне хәзер сәхнәләрдә сирәк күрәбез.

Чакырган җирләргә йөрибез, Гөлназ. Бу арада бик күп Сабантуйларда эшләдек. Банкетлар, юбилейлар булып тора, тик утырган юк.

Халыкка күбрәк күренер өчен акча күбрәк кирәк. Иҗаттан туктамадым, әмма телевидениегә җырлар биргәнем юк. Яңа җырлар яздырам, аларны банкетларда башкарам.

Банкетлар белән генә гаиләне тотып буламы? Сезнең башка бизнес та бармы?

Юк, төп шушы иҗат белән инде. Калганы болай гына (көлә).

Сезнең иҗатта бер бик актив чорыгыз булып алган иде.

«Барс Медиа»да эшләгән вакытлар иде ул. Хәзер анда эшләмим бит инде.

«Барс Медиа»дан элек китеп, хәзер кире әйләнеп кайтучылар да бар диләр. Сезнең андый ният юкмы?

Әлегә юк. Ләкин хезмәттәшлек итәбез. Солянкаларга чакыралар, аларда җырлаштыргалыйм.

Шәхси тормышта үзгәрешләр юкмы?

Барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер. Тормыш иптәшем белән 4 малай үстерәбез. Иң кечкенәсенә шушы көннәрдә 1 яшь тулды.

О-о! 4 малай әтисе булу ничегрәк ул, Рамил?

Нормально. Төрле чаклар була инде (көлә).

Сез кырыс әтидер?

Кырыс булырга да туры килә. Чөнки малайлар, үзең беләсең, усал.

 

Ссылка на первоисточник
наверх