На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Табиблар 14 яшьлек кыз ашказаныннан 15 сантиметрлы кашык алган

Л.М.Рошаль исемендәге балалар клиник үзәге табиблары 14 яшьлек кыз ашказаныннан 15 сантиметрлы кашык алган. Кыз бала тамагында тыгылып калган алма кисәген кашык белән алырга маташкан, дип хәбәр итәләр Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу хакта РИА Новости яза.

«Л.М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәгенә очраклы рәвештә кашык йоткан 14 яшьлек кыз китерәләр.

Аның белән ул тамак төбендә тыгылып калган алма кисәген алырга тырышкан. Табиблар корсак куышлыгы органнарының күзәтү рентгенографиясен үткәрә һәм ашказаны проекциясендә чит әйбер булуын раслый. Кызны хирургия бүлегенә салалар», – дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Врач-эндоскопист Дарья Степаненко операциянең бер сәгатькә якын дәвам итүе һәм уңышлы узуы турында белдерә. Табиб сүзләренчә, чит металл әйберләр ашказанында озак калганда организмга зур зыян килергә мөмкин. Бәхеткә, кашык кыз организмына зыян китерергә өлгермәгән. Хәзер ул үзен яхшы хис итә һәм аны инде өенә кайтарып җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх