18 майда Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Ашкадар елгасында 12 яшьлек Сафа (баланың исеме үзгәртелгән) батып үлгән. Бишенче сыйныф укучысы дуслары белән су коенырга барган һәм бер мизгелдә су астына киткән. Коткаручылар һәм волонтерлар укучыны икенче көннең иртәсенә кадәр эзләгән, 19 майда водолазлар аның мәетен табып чыгарган.
Бу хәл турында «Комсомольская правда» яза.18 майда Башкортстанда эссе һәм кояшлы булган. Стәрлетамактан 3 укучы су коену сезонын ачып җибәрергә уйлый һәм Ашкадар елгасына юл тота. Алар шәхси сектордан ерак түгел бер урынга килә. Суга керәләр, һәм бер мизгелдә Сафа бата башлый. Бер иптәше аны судан чыгарырга тырышып карый, икенчесе ярдәмгә чакырырга ашыга.
Фаҗиганың шаһите булган хатын-кыз сүзләренчә, Сафа бата башлаган вакытта якында гына ял итүчеләр дә, балыкчылар да булмаган. Хатын-кыз үзе ярның икенче ягында яши.
– Сәгать кичке 8 тулып киткән иде. Мин эштән кайттым, ишегалдына кердем һәм каршы як ярда балаларның су коенганын күрдем. Мин әйберләрне машинадан алып кердем дә сарайга киттем. Ниндидер ыгы-зыгы башланганын ишетеп алдым. Ишегалдыннан чыгып карасам, яр буенда бер малай: «Ярдәм итегез! Ярдәм итегез!» – дип кычкыра. Елгага карадым, анда берсе яр буена таба йөзеп бара, берсе ярда басып тора иде, – дип сөйләгән Стәрлетамакта яшәүче хатын.
Ул урамга йөгереп чыккан һәм малайлар ягына тагын бер хатын-кызның йөгереп баруын күргән.
– Без яр буена йөгереп килдек, малайлар нишләргә белми иде. Ярдәмгә чакырган малай: «Ул су астына китте. Кемне дә булса чакырыгыз, зинһар!» – дип кычкырып җибәрде.
Алар су коенган ярда беркем дә юк иде, еракта, күпер янында, бер кеше генә күренде, балыкчы булгандыр инде. Мин яр буена чыкканда малайларның берсе аны коткарырга тырышып карады, ләкин булдыра алмады, – дип сөйли хатын-кыз.Берникадәр вакыттан соң ул урынга якында гына урнашкан коткару станциясе хезмәткәре йөгереп килгән. Ул вакытка инде бала 10 минут чамасы су астында була.
– Аннары катер белән коткаручылар килде, малайны эзли башладылар. Аның әнисе килде. Аннары ул кычкыра һәм үкереп елый башлады. Бу вакытка инде караңгы төшә башлады, водолазлар тагын бераз эзләделәр һәм киттеләр. Бу 2 малай да өйләренә кайтып китте – полиция хезмәткәрләре алар белән сөйләшеп алганнан соң, аларны кайтарып җибәрде. Ә малайның әнисе башка кешеләр белән яр буйлап озак йөрде, телефоннар белән яктырттылар, – дип сөйли Стәрлетамакта яшәүче хатын.
12 яшьлек Сафаның мәетен икенче көнне иртәнге сәгать 10нар тирәсендә табалар.
Бала батып үлгән урында коенырга ярамаган, хәтта бу урын куркыныч зонага кергән. Элек анда бик сай булган. Аннан соң, су төбен тирәнәйткәннәр.
Стәрлетамакта яшәүчеләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Ашкадарда су төбен тирәнәйтү аркасында су төбенә тартучы чокырлар барлыкка килүен яза.
Билгеле булганча, Сафа мәктәптә 5 нче сыйныфта укыган һәм спорт белән шөгыльләнгән. Әле күптән түгел генә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырылган ярышларда җиңү яулаган. Кул көрәше буенча Стәрлетамак беренчелегендә үз авырлыгы һәм яшь категориясендә алтын медаль иясе булган.
Свежие комментарии