На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьгә билгеләнде

Татарстан Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнде. Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында шул хакта карар кабул ителде, дип яза «Татар-информ».

Депутатлар бертавыштан карар проектын кабул итүне хуплап тавыш бирде.

Искәртеп үтәбез, ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча республика Рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

Закон нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр йөз көннән дә иртәрәк түгел һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта - 5 июньнән 15 июньгә кадәр.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячак, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх