На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Битен шешә пыяласы белән кискәләгән иде». Дүрт бала анасын сөйгән егете үтергән

Түбән Тагилда дүрт бала анасын үтергәннәр. Ул дус хатыннарына сөйгәне кыйнавы турында сөйли торган. Ир аның битен кискәләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

24 яшьлек Елизавета Алексей исемле ир-ат белән яши. Фаҗига булырга берничә ай кала 20 яшьлек Алексей Елизаветаның битен шешә пыяласы белән кискәли.

Фотоларда яралардан җөй эзләре күренеп тора.

Лизаның дүртенче баласы – нәни кыз бер ел элек Алексейдан туган. Лизаны 18 декабрьдә кич белән чәнчеп үтергәннәр. Аннары Алексей туганнарына шалтыратып әйткән.

Аны тоткарлаганнар, сорау алганнар. Җинаять эше ачылган. Елизаветаны олы улы каршында үтергәннәр, диелә.

«Лиза акча бирергә теләмәгәч, ул аның битен гарипләндерде. Моңа кадәр дә кыйналганы сурәтләнгән фотолар күрсәтә иде. ике кызы белән ике улы әнисез калды. Олы улы быел мәктәпкә кергән иде», – ди Елизаветаның дусты.

Дуслары аны җирләр өчен акча җыйган.

«Син юклыкка ышанып та булмый. Син бик көчле кыз иде, авыр мизгелләр кичердең. 4 бала үстерә идең, синең көчеңә теләсә кайсы ир-ат көнләрлек. Яхшы киңәшләр бирдең, бөтен кешегә ярдәм иттең. Син бу тормышта яктылык нуры идең», – дип яза дуслары.

Ссылка на первоисточник
наверх