На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Динә Закирова: «Болай курыкканым юк иде, ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим»

Җиләк җыйганда булдыра алган кадәр сак булу, аякка резин итек киеп бару сорала. Чөнки быел җиләк кенә түгел, «кара таяк»ларның да күп булуы хакында хәбәрләр гел килеп тора. Музыкант Динә Закировага да, җиләккә барган җирендә еланнар очратып, кире борылып кайтып китергә туры килгән. Бу хакта ул сторисларында сөйләде.

«Болай курыкканым юк иде, ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим», – дип яза ул видео янына.

«Бүген бик кыюланып җиләккә чыгып киткән идем, еланнарның планнарын боздым, ахры. «Куып кайтардылар». Чыр-чу киләләр үләндә. Курыктым. Шуның кадәр генә җиләк җыйдым. Ярар инде», – дип уфтана Динә Закирова.

«Карагыз әле, нинди мәзәк җиләкләр болар. Каен җиләгенә дә охшаган, әмма зурлыгы каен җиләгенеке түгел. Тәме каен җиләгенеке. Шундый зур каен җиләге буламы икән. Күп алар үзләре. Сәер зурлыкта, сәер сорт», – дип, җыя алган кадәрле үзенчәлекле җиләкләрен дә күрсәтә Динә Закирова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх