На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

190 км/сәг тизлектә җилдергән Диния нәзарәте автомобиле камераларга эләккән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте машинасы, тизлекне арттыру сәбәпле, юл камераларына эләккән. Машина йөртүченең штрафлары да җыелган, дип яза «Mash Iptash» телеграм каналы.

Машина йөртүче өч ай дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм 14 тапкыр каядыр бик нык ашыккан. Приставларда 12 производство бар, аларның гомуми суммасы – 6 мең сум.

Иске штрафларның берсе – тизлекне сәгатенә 100 километрга арттырган өчен. Рөхсәт ителгән 90 км/сәг урынына машина сәгатенә 191 километр тизлек белән «очкан». «Mash Iptash» Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта машинада пассажир булмаган, дигәннәр, ә машина йөртүчегә моның өчен «эләккән».

Казан халкы, намазга килгән кешеләр машиналарын юлда ике рәт итеп куеп калдыра дип, зарлана. Янда гына парковка булса да, бу күренеш күзәтелә. Диния нәзарәтендә моны хупламауларын әйткәннәр. Болай эшләргә ярамавын вәгазьләрдә дә әйтәләр икән.

Ссылка на первоисточник
наверх